Авыл командалары нәтиҗәләрне яхшырта

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Моннан  ике ел элек үткәрелгән ярышлар белән чагыштырганда, Зәйдә үткәрелгән Татарстан Республикасының 10нчы “Авыл яшьләре” җәйге уеннарында  безнең спортчылар гомумкоманда  зачетында  унбиш баскычка югары күтәрелделәр.

Безнең Никольск, Антоновка, Өчкүл, Приволжск, Красная Слобода авылларының спорт белән шөгыльләнгән 45 кешедән торган зур команда республиканың  барлык районнарыннан килүчеләр белән ярышты. Җиңел атлетика, волейбол, милли көрәш, гер күтәрү, штанга күтәрү, туристлык ярышларының ( барлыгы программаның ундүрт төре буенча) күп төрләре буенча иң яхшы спортчылар ачыкланды.

 

Бигрәк тә механизаторлар һәм сыер савучыларның ярышлары турында әйтергә кирәк. Бу конкурста безнең районнан  Үрнәк авылыннан Лилия  Фәтхуллина һәм Нияз Җәлилов, сыер савучылар конкурсында – Екатериновка авылыннан Гөлчәчәк  Гыйльманова һәм Татар Такталыдан Рафаэль Шәрипов катнашты. Беренче көнне алар җиңел атлетика төрләре, икенче көнне – профессиональ осталыкта ярыштылар. Лилия ир-ат механизаторлар, ә Рафаэль – хатын-кыз сыер савучылар белән көч сынашты. Мондый гадәти булмаган ярышларда бөтен кеше дә үзенең осталыгын күрсәтә алмаска мөмкин, ә безнекеләр сынатмады.

Безнекеләр ярышта шактый уңышлы чыгыш ясадылар, республиканың 43 районы арасында гомуми зачетта унберенче урынны алдылар. Ә моннан ике ел элек безнең команда 26нчы урынны алып кайткан иде. Авыл спорт сөючеләренең уңышлы чыгышы алдагы елларда  мондый уеннарда тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешерләр дигән ышаныч уята. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International