«Онытырга хакыбыз юк...»

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Кичә Урта Йорткүл авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл ачу тантанасы булды. 

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

 

Авылда яңа һәйкәл кую турында күптән хыялланганнар. Узган гасырның сиксәненче елларында төзелгәне искерү сәбәпле, аны гел яңартып торырга туры килгән. Ә бу исә өстәмә чыгымнар дигән сүз. Узган халык җыеннарының берсендә үзара салым акчасына яңа һәйкәл төзү тәкъдиме белән чыкканнар. Бу идеяне авыл кешеләре бердәм хуплаган. Хәер, башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки сугыш җиле һәр йортка, һәр гаиләгә кагылып узган. Шуңа күрә Ватаныбызның якты киләчәге хакына башларын салучыларның якты истәлеге һәркем өчен кадерле.

 

– Хөрмәтле авылдашлар, бездә бүген олы бәйрәм, – диде, тантанада җирлек башлыгы Гөлинә Кәримуллина. – Бу көнне барыбыз да дулкынланып көтеп алдык. Яңа һәйкәл төзү идеясын тормышка ашыруда катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Без гомерләрен кызганмыйча яу кырында ятып калганнарның батырлыгын онытмаска тиеш...

 

Район башлыгы Камил Нугаев тантанада катнашучыларны авыл тормышындагы зур әһәмияткә ия булган әлеге вакыйга белән җылы котлады һәм һәйкәл төзүгә керткән өлеш өчен һәркемгә рәхмәтен белдерде.

 

– Бүгенге буын вәкилләре сугышның ни икәнен белмәсен, балаларыбыз һәм оныкларыбызның киләчәге кояшлы һәм бәхетле булсын иде, – диде район башлыгы. – Фронтларда һәлак булган әтиләребез һәм бабаларыбызның якты истәлеген кадерләп саклау – ул безнең изге бурычыбыз...

 

Тантаналы шартларда ал тасманы кискәннән соң, йорткүллеләр һәлак булган якташлары истәлегенә бер минут тынлык игълан иттеләр. Авылда аларның саны 80нән артып китә. Аларның һәм инде вафат булган сугыш ветераннарының исемнәре һәйкәлгә язып куелган.

 

Сүз дә юк, Ватаныбызны саклаучыларның истәлеген мәңгеләштерү максаты белән авылда башкарылган бу игелекле эш мактауга лаек. Әйе, бу Җиңүнең җиңел бирелмәвен беркайчан да истән чыгарырга ярамый..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International