Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы оештырыла

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

2017 елның 27-28 октябрь көннәрендә “2014-2020 елларга “Татарстан Республикасы авыл яшьләре” озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы үткәрә.

Конкурс иң яхшы яшь хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, шулай ук тармак хезмәтчәннәренең һөнәри осталыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү максатында үткәрелә.

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге,югары яки урта һәнәри белемле, һөнәре буенча кимендә бер ел эш стажы булган, билгеләнгән тәртиптә гариза биргән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре катнаша ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- “Иң яхшы инженер-механик;

- “Иң яхшы ветеринария табибы”;

- “Иң яхшы зоотехник”;

- “Иң яхшы агроном”;

- “Иң яхшы механизатор”;

- “Машина белән сыер саву буенча иң яхшы оператор”;

- “Иң яхшы хисапчы-икътисадчы”;

- “Иң яхшы терлекче-бозау караучы”.

Конкурс ике этапта уздырыла: теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик биремнәр буенча. Җиңүчеләр һәр номинациядә дипломнар белән, чит илгә һөнәри стажировка һәм 1, 2, 3нче урыннар 10, 8, 6 мең сум күләмендә сертификатлар белән бүләкләнәчәк. Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында дипломнар һәм 2000 сум кызыксындыру призы биреләчәк.

Белешмәләр өчен: тел.: (843)221-75-97, e-mail: amo-rt@mail.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International