Фикерегезне әйтә аласыз

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Республикада яшәүчеләргә җәмәгать сораштыруында катнашып, эчке эшләр органнарының эше турында үз фикерләрен әйтү мөмкинлеге бирелде.

Шәхес иминлеге дәрәҗәсенә бәя бирүне һәм халыкның полиция эше белән никадәр дәрәҗәдә канәгать булуын ачыклауны максат итеп куйган бу сораштыруны ТР Эчке эшләр министрлыгы 16. МВД. РФ сайтында үткәрә. Сорауларга аноним рәвештә һәм порталда теркәлмичә генә җавап бирергә ярый.

 

Сораштыру нәтиҗәләрен ТР Эчке эшләр министрлыгы халык белән эшләүне исәпкә алу һәм оператив эшчәнлеккә тиешле үзгәрешләр кертү өчен файдаланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International