Педагоглар тәҗрибә уртаклаша

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Районга белем бирү системасын үстерү буенча туплаган тәҗрибәне уртаклашу максаты белән Саха (Якутия) һәм Бурятия республикаларыннан бер төркем педагоглар килде.

Аларны Болгардагы 2нче урта мәктәпнең эш тәҗрибәсе белән таныштырдылар. Мәктәпне караганнан соң, кунаклар башлангыч класс укытучылары Валентина Грызунова белән Наталья Амукованың ачык дәресләрендә булдылар. Аларны Ольга Выжленкова җитәкчелегендәге бизнес-кампания эше, мәктәп тормышының башка яклары кызыксындырды. Белем бирү эшчәнлеген үстерү турында директор Людмила Борюшкина сөйләде. Район мәгариф системасында хәлләрнең торышы белән мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International