Спас районы башлыгы Камил Нугаевның Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне белән котлавы

2017 елның 3 ноябре, җомга

Иртәгә безнең зур илебездә мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм алдыннан Спас районы башлыгы Камиль Нугаев якташларына котлау белән мөрәжәгать итте.

Бу бәйрәм зур әһәмияткә һәм тирән мәгънәгә ия, диелә котлауда. Россия тарихына күз салсаң, төрле милләт, катлау һәм диннән булган кешеләрнең ирекле рәвештә, йөрәк кушуы буенча үзара берләшеп, илне тагын да куәтле, бәйсез итү, тарихи-мәдәни мирасны саклауга булган омтылышын күрергә мөмкин. Билгеләп үтеләчәк бу бәйрәм буыннарны берләштерүче бәйрәм буларак аеруча да кадерле. 1612 елның нәкъ шушы көнендә төрле милләт вәкилләре кулга-кул тотышып Россиянең бәйсезлеген саклап калган. Илебез тарихындагы хәлиткеч бу вакыйга халыкның бердәмлеген һәм көчен бөтен дөньяга тагын бер кат ачык күрсәтте. Россия тарихындагы иң авыр һәм хәлиткеч вакытларда халык бердәмлеге күп кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте.

 

Бабаларыбыз васыять итеп калдырган кыйммәтле мирасның кадерен белү, Ватаныбызны киләчәк буыннарга саклау, аның рухи һәм икътисадый потенциалын тагын да арттыру – безнең уртак бурычыбыз.

 

Нәкъ менә шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу да үзенә күрә бер символик мәгънәгә ия. Быел әлеге мөһим документның кабул ителүенә 25 ел тула.  Республикабыз җитәкчелеге Россия Федерациясе дәүләтчелеген ныгыту, халыклар арасында күп гасырлардан бирле килүче дуслыкны, хезмәттәшлекне тагын да ныгыту буенча эзлекле сәясәт алып бара. Россия төбәкләре арасында икътисадый яктан алга киткән көчле төбәк буларак, Татарстан илебез тарихында аерым урын биләп тора. Бу республика җитәкчелегенең дөрес юлдан баруы һәм эзлекле сәясәт алып баруы турында ачык сөйли. Республика Конституциясе кабул ителгән көннән башлап, әлеге документ кеше хокукы һәм иреген яклаучы ышанычлы гарант булды һәм ул шулай булып калачак та. Республикабыз күп еллар эчендә социаль-икътисадый тотрыклылыкка, милләтләр арасындагы дуслык һәм татулыкка, күп гасырлык милли һәм мәдәни традицияләребезне саклауга һәм ныгытуга цивилизацияле, хокукый юл белән ирешүен бөтен дөньяга раслады.

 

Район башлыгы һәркемгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, билгеләнгән планнарның тормышка ашуын, хезмәттә һәм укуда бары тик уңышлар юлдаш булуын, имин һәм тыныч тормыш тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International