Файдалы семинар

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Иске Рәҗәп мәктәбе базасында милли мәктәпләрдә татар теле укытучылары өчен өйрәтү семинары үткәрелде.

Милли белем бирү лабораториясе фәнни хезмәткәре Миләүшә Мозаффарова һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының табигый математика дисциплиналары кафедрасы мөдире Гөлсия Әхмәтшина мәктәп укытучылары белән очрашты. Мәгарифне үстерү институты белгечләре Федераль белем бирү стандартлары шартларында татар телен укытуда нәтиҗәле  педагогик технологияләргә кагылган мәсьәләләрне карадылар. Моннан тыш, семинарда белем бирү процессының нәтиҗәләре, аны тәэмин итүче шартлар турында да фикер алыштылар. Укытучыларны борчыган күп кенә сорауларга җаваплар һәм аңлатмалар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International