Наркоманиягә киртә куярга кирәк

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре “Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит” Бөтенроссия акциясенең икенче этабын үткәрүгә кушылды.

Оператив-профилактика чаралары наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачыклау, наркотик һәм психотроп матдәләрне кулланучы һәм аларны сатучы, бу эшкә балигъ булмаганнарны җәлеп итүче кешеләрне ачыклау максатында уздырыла. 

 

Шәһәр һәм район халкы оперативникларга бу эштә ярдәм итә ала. Моның өчен 3-01-22 һәм 3-00-18 телефоннары буенча аноним рәвештә шушы җинаятьләрне кылган кешеләр яки төркем турында хәбәр итәргә кирәк. 

 

Акциядә катнашу белән бергә полиция хезмәткәрләре “Россия балалары” Ведомствоара комплекслы оператив-профилактика операциясенең икенче этабын да үткәрә. Бу чара балигъ булмаганнар арасында наркоманиягә киртә кую, халыкка наркотиклар куллануның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә һәм Россия Федерациясе законнары буенча аларның законсыз әйләнеше өчен нинди җәза яный икәне турында тулырак мәгълүмат бирүне төп максат итеп куя.

 

Операция кысаларында мәктәп һәм уртача һөнәри белем бирү учреждениесе укучылары арасында наркотикларга каршы юнәлештәге мәгълүмат-пропаганда чаралары, лекцияләр уздыру, тематик листовкалар тарату, наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануга тестлар үткәрү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International