Эшмәкәрләргә ярдәмгә – “Бизнес-десант”

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Эшмәкәрләр өчен Болгарда узган өйрәтү семинарында республиканың бизнес-үзәкләреннән килгән вәкилләр катнашты.

“Бизнес-десант” проекты Татарстанның Икътисад министрлыгы иницииативасы буенча 2015 елдан бирле тормышка ашырыла. Ул эшмәкәрлек үсеше институтлары эшчәнлеге, бизнеска ярдәм итү чаралары, бизнеска административ басым ясауны киметү буенча үткәрелгән чаралар турында хәбәр итү өчен очрашулар оештыруны күздә тота.

 

Практика күрсәткәнчә, эшмәкәрләр тикшерүләр бик еш үткәрелүенә, хәтта кечкенә генә кимчелекләр өчен дә бирелә торган бетмәс-төкәнмәс штрафлардан зарлана. Еш кына аларның эшчәнлеген кем тикшерә ала, нәрсәне тикшерәләр һәм кимчелекләр ачыкланган очракта нинди җәза бирелергә мөмкин икәнлеге турында консультация алу өчен урыннары да юк. Ни кызганыч, бүгенге көндә эшмәкәрләрнең барысына да аңлаешлы телдә язылган тикшерүләр турында мәгълүмат беркая да юк. Шуңа бәйле “Бизнес-десант”ны республиканың барлык районнарында оештыру, эшмәкәрлек проблемалары, аларны хәл итү юллары турында гади формада фикер алышырга мөмкин булган түләүсез семинарлар үткәрү турында карар кабул ителде.

 

Чистайдагы Бизнес-инкубация үзәге җитәкчесе Әлфия Җаббарова, спикер Вадим Мясников һәм башкалар семинарда катнашкан йөздән артык Спас эшмәкәрләренә барлык кирәкле мәгълүматны җиткерделәр.

 

Моннан тыш, семинар кысаларында эшмәкәрләр өчен мәгълүмат тупланган махсус “Проверенный бизнес” интернет-журналын оештыру һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International