Коръәннең хәзерге татар телендә тәфсире әзерләнә

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

2018 елда Изге Китапны татар телендә бер томда чыгарырга ниятлибез, ди мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Коръәннең хәзерге татар телендәге тәфсире бер томда 2018 елда дөнья күрәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин хәбәр итте.

“Асыл максатыбыз борынгы тәфсирләребезгә халкыбызны кайтару, - ди Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. - Коръән тәрҗемәсен әзерләгәндә иң авыры гарәп телендәге сүзләрнең мәгънәсен хәзерге заман татар телендә аңлатырга сүзләр табу булды. Ә бит заманында борынгы татар телен белгән кеше бөтен галәм белән сөйләшә алган. Борынгы татар телен белгән кешене Һиндстанда да аңлаганнар. Заманында татар бөек милләт булган. Хәзерге көндә татар телебез бик ярлыланган.

Коръәнне татарчага тәрҗемә кылу проектында 6-7 кеше эшли. Алар арасында тел һәм дин галимнәре бар. Россия буенча таралган татар телле галимнәргә дә хезмәтебезне тикшереп чыгарга тәкъдим итәчәкбез. Безнең күзләребез күрмәгәнне дөресләячәкләр. Хәзер инде фундаменталь үзгәрешләр кертелмәячәк, шулай да Россия галимнәре үз фикерләрен белдерәчәк”.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин белән тулы әңгәмәне intertat.tatar республика электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.


http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/08/153907/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International