Балымерда яшәүче ике кешегә карата җинаять эшләре ачылган.
Яхшылап салганнан соң, алар бәхәсләшеп китәләр, аннары бәхәс инде ирләрнең берсе кулына пычак алу белән тәмамлана.
Нәтиҗәдә язма гариза буенча бер иргә – икенчесенә үтерү белән янау һәм сәламәтлеккә зыян китерүе өчен, ә икенче иргә карата үтерү белән янаганы өчен җинаять эше ачылган.
Тиздән ике җәнҗалчыга да суд каршында кылган гамәлләре өчен җавап тотарга туры киләчәк. Аларга нинди җәза бирелүен суд билгеләргә тиеш.