Балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрткән өчен өстәмә компенсациягә документларны социаль яклау бүлекләренә һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре” сайтында тапшырырга мөмкин.
Барысына да бирелә торган федераль компенсациядән тыш, гариза бирүчеләргә өстәмә республика компенсациясе дә түләнәчәк. Аның күләме гаиләдәге һәр кеше алган керемгә бәйле һәм аена 10мең сумга кадәр, 10 меңнән 15 меңгә кадәр. 15 меңнән 20 мең сумга кадәр керем өчен элеккечә үк кала .
Әгәр гаиләдәге һәр кешегә алынган керем аена 20 мең сумнан артып китсә, республика компенсациясе бирелми, ә федераль түләү саклана.