"Әгәр мин президент булсам"дигән Бөтенроссия бәйгесе игълан ителде

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

 Федерация Советы каршындагы парламентаризмны үстерү үзәге һәм яшь закон чыгаручылар палатасы «Әгәр мин президент булсам...» дип аталган Бөтенроссия бәйгесе игълан итте. Ул яшь гражданнарның булачак Россия Президентына тәкъдимнәрен формалаштыру өчен үткәрелә. Бу хакта Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗади бәйге эссе, рәсем, видеоролик һәм проект номинацияләрендә үткәрелә.

Проектлар бүгенге көн проблемаларын күрсәтә һәм дәлилләргә тиеш, шулай ук үз эченә аларны чишү буенча конкрет тәкъдимнәр кертелергә тиеш.

Эшләрне 15 февральгә  чаклы  тубәндәге   электрон  адреска җибәрергә кирәк  konkurs.president@gmail.com c пометкой в теме письма «Если бы я был Президентом».

(“Татар-информ“)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International