Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,7 миллиард сум акча бүленде

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Татарстанның 12 районында универсаль спорт заллары һәм өсте капланган бассейннар төзелә.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,69 миллиард сум акча бүленә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.

Бу акчалар 2017-2018 елларга каралган.

Татарстанның 12 районында 5 универсаль спорт залы һәм өсте капланган 8 бассейн төзелә.

Әлеге программа кысаларында, укыту-күнекмә дәресләре үткәрү, физкультура белән шөгыльләнү өчен, волейбол һәм мини-футбол мәйданчыклары да булган спорт заллары сафка бастырыла. Өсте ябулы бассейннар су спорт төрләре буенча районкүләм ярышлар уздыру мөмкинлеге бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International