2018 елда Татарстанда күп балалы 45 гаилә торак алачак

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Бу максатларга республика бюджетыннан 150 миллион сум акча бүленгән.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда биш һәм аннан да күбрәк балалары булган 45 гаилә торак алачак. Бу максатларга 149 миллион 536 мең сум акча бүленгән.

 

 

Күпбалалы гаиләләрне республика бюджеты исәбенә торак сертификатлары белән тәэмин итү программасы 2007 елдан эшли. Ун елда күпбалалы 365 гаилә тораклы булган.

 

2017 елда 50 гаилә барлыгы 144 миллион 345 мең сумлык ярдәм алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International