Татарстанда ике елда 184 парк һәм яр буйлары төзекләндерелде

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

2017 елда барлыгы 3 миллиард 45 миллион сумга 68 җәмәгать урыны тәртипкә китерелде.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда җәмәгать урыннарын үстерү программасын тормышка ашырган соңгы ике елда 184 парк һәм яр буе төзекләндерелде.

 

Җәмәгать урыннарын үстерү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. 2017 елда 68 парк, сквер һәм яр буйлары төзекләндерелде. Бу эшләргә 3 миллиард 45 миллион сум акча китте.

 

 

2018 елда 56 объектны төзекләндерү планлаштырыла. Татарстан бюджетыннан - 2 миллиард сум, ә федераль бюджеттан 655,108 миллион сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International