Орденны юкка гына бирмиләр...

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Әле күптән түгел генә зурлап язның көтеп алынган беренче бәйрәмен билгеләп үттек. Барча әниләрне, әбиләрне, сөекле хатын-кызларны, апа-сеңелләрне яз бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрне ирештердек, бүләкләр тапшырдык. Күпне күргән ветеран хатын-кызлар да игътибар үзәгендә булды.

Надежда ТУЖИЛКИНА,

Никольск авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе.

 

Авылда яшәүче күп кенә хатын-кызлар намуслы, фидакарь хезмәтләре өчен дәүләтебезнең югары бүләкләренә лаек булдылар. Аларның кайберләре турында сезгә дә бераз сөйлисе килә.

 

Антонина Андреевна Шитлева

Заманында аның исемен районда бик еш телгә алдылар. Гөлеш поселогының танылган сыер савучысы социалистик ярышларда катнашып һәрвакыт югары нәтиҗәләргә иреште, бишьеллык планнарны вакытыннан алда үтәве турында рапорт бирде. Үз эшен яратып, чын күңелен биреп башкарды. Фермадагы маллар аның иртән эшкә килүен көтеп тордылар. Уйлап карасаң, күп сөт җитештерүенең сере дә бәлки шундадыр әле. Фермада көн үтсенгә йөрүчеләрне, үз бурычларына эленке-салынкы караучыларны беркайчан өнәп бетермәде. Ел әйләнәсендә күп итеп сөт савып алу өчен тырышты. Моннан тыш, ул әле тагын актив тормыш позициясе белән дә аерылып торды, Антонина Андреевнаны район Советы депутаты итеп сайладылар, ул КПСС райкомы әгъзасы иде. Кешеләр аңа үзләрен борчыган проблемалар белән мөрәҗәгать иттеләр, ул һәркемгә дә хәленнән килгән кадәр ярдәм итте. Күп еллык намуслы хезмәте өчен Антонина Андреевна “Мактау Билгесе”, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе орденнары, бик күп юбилей медальләре, Мактау грамоталары һәм төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде.

 

Зинаида Павловна Кириллина да кырык елга якын сыер савучы булып эшләде. 

 

Фермага ул 1953 елда урнаша һәм пенсиягә чыкканчыга кадәр яраткан эшен башкара. Башта шактый еллар 57нче ат заводында, аннары, хуҗалык бүленгәч, “Бугровка” совхозы фермасында эшли. Терлекче хезмәте җиңелләрдән булмаса да, сайлаган һөнәренә гомере буе тугры кала. Социалистик ярыш җиңүчесе, бишьеллык ударнигы, хезмәт ветераны – болар барысы да аның үзенә тапшырылган бурычны йөзгә кызыллык китермәслек итеп башкаруы турында искәртеп тора. Алган бүләкләре арасында, әлбәттә инде, иң кадерлесе – икенче һәм өченче дәрәҗәле Хезмәт Даны орденнары. Бу бүләкләргә ул 1975 һәм 1976нчы елларда лаек булган. Орденнарны бер дә юкка гына бирмиләр. Ә ул туган авылы, районыбыз һәм Ватаныбыз өчен беркайчан үзенең тырышлыгын кызганмады.

Зоя Ивановна Лукашина Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән. 

 

“Отрада” совхозы бозау караучысына дәүләтебезнең бу югары бүләген 1973 елда тапшырдылар. Ул, чыннан да, барысын да көнләштерерлек итеп эшләде. Ул караган маллар һәрвакыт көр, сау-сәламәт булып үсте. Аның группасындагы яшь бозауларны башка хуҗалык терлекчеләренә дә үрнәк итеп күрсәттеләр, уздырылган семинарлар барышында бозау караучы турында гел мактап сөйләделәр.

 

Гомеренең күп елларын шулай ук терлекчелек тармагына багышлаган тагын бер хатын-кыз – Любовь Васильевна Петрова турында да әйтми мөмкин түгел. 

Ул 57нче ат заводында сыер савучы, бозау караучы булып эшләде, һәрчак тырышлыгы, уңганлыгы белән аерылып торды. Кече яшьтән хезмәт тәрбиясе алып үскән Любовь Васильевна үзенең биш баласын да кечкенәдән үк эшкә өйрәтеп үстергән. Ул хезмәт ветераны, “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларындагы намуслы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. Любовь Васильевна инде туксан яшен тутырды. Озак яшәүнең серен ул хезмәттән күрә.

Биш бала тәрбияләп үстергән Любовь Николаевна Планина да авылдашларының ихтирамын казанган кеше. 

 

Ире яшьли үлгәнлектән, биш баланы сыңар канат белән талпынып үстерүнең никадәр кыен булуын ул үзен генә белә. Әмма нишләтәсең, язмышка язылганны берничек үзгәртә алмыйсың. Барысына түзәргә һәм чыдарга туры килә. Шөкер, биш баласы да укып белем алды. Мәсәлән, дүрт кызы балалар укыта, улы исә туган авылында эшли.

 

Любовь Николаевна заводта атлар караган өчен бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталарына лаек булды. 1970 елда ул икенче дәрәҗә Ана даны медале белән бүләкләнде.

 

Авыл йөзен әнә шундый тырыш, уңган-булган хатын-кызлар бизи. Алар белән горурланмый мөмкин түгел. Бу фидаркарь затлардан үрнәк алсыннар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International