Хезмәтен хөрмәтләп

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча ФСП Идарәсенең Спас районы суд приставлары бүлегенең суд эшчәнлегендә билгеләнгән тәртипне тәэмин итү буенча суд приставы Антонов Денис Александровичка Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы  Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең хатында Денис Александровичка законлылыкны һәм хокук саклауны тәэмин итүгә керткән зур өлеше, үз бурычын җиренә җиткереп башкаруы, катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм иткән җаваплылык һәм инициативасы өчен рәхмәт белдереп, алдагы хезмәтендә уңышлар, иминлек, бәхет теләгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International