Раил Сәгыйров егетләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә икенче урынга чыкты.
Ярышлар Черкесск шәһәрендә узды, аларда Россиянең барлык төбәкләреннән килгән спортчылар чыгыш ясады.
Безнең республикадан “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе исеменнән чыгыш ясаган Раил 2000 елга кадәр туган егетләр арасында 100 килограмм авырлык үлчәвендә көрәште. Барлыгы төркемдә сигез көрәшче катнашты.
Безнең спортчыга медаль һәм Россия Федерациясе Спорт министрлыгы дипломы тапшырылды.