Уставка һәм бюджетка үзгәрешләр кертелде

2018 елның 1 июне, җомга

Дүшәмбе көнне район Советының чираттагы утырышында депутатлар кайбер мөһим карарлар кабул иттеләр.

Башкарма комитет юристы Марина Гайфетдинова сессиядә катнашучыларга район уставына үзгәрешләр кертү турында хәбәр итте. Аның аңлатуынча, үзгәрешләр кайбер маддәләрнең гамәлдәге закон нигезендә үз көчен югалту сәбәпле кертелә. Депутатлар, кертелгән үзгәрешләр буенча фикер алышканнан соң, район уставының яңартылган редакциясен кабул иттеләр.
Районның 2018 елга һәм планлы 2019 һәм 2020 елларның планлы чоры бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында сессиядә катнашучылар алдында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Билгеләп үтелгәнчә, әлеге карар проекты республика бюджетыннан тиешле максатлар өчен акча керү һәм агымдагы елның 1 гыйнварына калган акчаны күчерү сәбәпле карауга кертелә. Республикадан субсидия рәвешендә бүлеп бирелгән акчага бюджетның керем өлешен 3887,34 мең сумга арттыру кирәклеге тәкъдим ителде. Бу акча балаларның җәйге ялын оештыруга, Рабига күле тирәсендә видеокүзәтү җайланмасы урнаштыруга, белем алу мөмкинлеге тудыруга тотылачак. Ел башыннан калган 13262,71 мең сум акчаны авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең (гаилә фермаларының) тотылган чыгымнарын каплау өчен субсидия бирүгә, студентны медицина университетында укытуга, “Колосок” балалар бакчасында коммуникация челтәрләрен ремонтлауга, авыруларга, аеруча гемодиализга мохтаҗ булучыларга ярдәм күрсәтүгә тотарга кирәклеге турында әйтелде.
Проектка бирелгән эксперт бәясе белән  контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, барлык документлар да вакытында тапшырылган, гамәлдәге закон таләпләренә туры килә. Шуның өчен депутатларга тәкъдим ителгән карар проектларын кабул итәргә киңәш итте.
Әлеге һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышканнан соң депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.
Совет утырышына район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International