Наил Галиев – актив җанатар!

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Әҗмәрдә яшәүче Наил Галиев футбол буенча дөнья чемпионатының башкалабыздагы “Казан Арена” стадионында үткән биш матчында булган.

Футбол карарга беренче группа инвалид үзенең тырышлыгы, активлыгы аркасында һәм туганнарының ярдәме белән бара алган. Наил Казанда үтәчәк барлык алты матчка да билетлар сатып алган.

Мәсәлән, Австралия һәм Франция, Германия һәм Көньяк Корея, Франция һәм Аргентина арасында узган матчлар аңарда бик зур тәэсир калдырган. Наил республика башкаласында узачак соңгы матчка да барырга җыена. Беренче чиратта, матчларда сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен барлык уңайлыклар бар икәнен билгеләп үтә, аларга һәр урында волонтерлар ярдәмгә килә.

Матчларда булу Наилгә фикердәшләре белән аралашырга, оста уенчыларга карап сокланырга мөмкинлек бирә. Төрле илдән килгән җанатарлар белән төшкән фоторәсемнәр дә бу дөньякүләм спорт бәйрәме турында хәтерләтеп торачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Наил Казанны яхшы белгәнгә күрә, кунакларны тиешле җиргә озатып куюдан беркайчан баш тартмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International