“Тоннель” операциясе кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның сигез очрагы теркәлгән.
Элеккечә үк, кайбер хуҗалар автогражданлык полисының срогы чыккан транспорт чараларында йөри, кайберәүләр техник яктан төзек булмаган машина белән идарә итә. Тагын ике очракта иминлек каешларын каптырмыйча йөргән өчен штраф бирелгән.