Бүләкне кем ота?

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

“Новая жизнь” (Яңа тормыш”) газетасына язылучыларның саны безнең районда узган ел дәрәҗәсендә калды.
Газета укучыларның саны үзгәрешсез калуы, һичшиксез, сөендерә. Район газетасына тугры калган һәр укучыбызга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Редакция хәбәр иткәнчә, киләсе чәршәмбе, 11 июльдә, газетага альтернатив рәвештә язылучылар арасында бүләкләр уйнатылачак. Бу чарада катнашырга теләгән кешеләрне редакциягә сәгать 11гә килеп җитүләрен үтенәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International