Юбилярларны җылы котладылар

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Күптән түгел Иж-Борискино авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, районның иң олы яшьтәге кешесе Анна Палагинага 106 яшь тулды.
Шулай ук Урта Йорткүл авылында яшәүче Зөләйха Зиннәтуллина да үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярларны котларга районның контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов,  район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, авыл җирлеге башлыгы Гөлинә Каримуллина, “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Светлана Гибадуллина һәм туганнары килгән иде.
Кунаклар юбилярларны гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгының котлау открыткаларын, чәчәкләр, күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырдылар. 
Юбилярларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, аларга сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International