Узеңне сынап кара, пенсионер!

2018 елның 3 августы, җомга

Россия пенсионерларының төбәкара җәмәгать оешмалары берләшмәсенең җирле бүлеге районда яшәүчеләрне компьютер белемен өйрәнү буенча “Интернетка рәхмәт-2018” IV Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра.
Россия Пенсия фонды һәм ПАО “Ростелеком” оештырган бу конкурс компьютер белемен үзләштерүче 50 яшьтән өлкән кешеләр арасында түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
“Портал gosuslugi .ru: мой опыт” , “Мои Интернет-достижения”, “Интернет- предприниматель, Интернет- работодатель”, “Моя обшественная Интернет- инициатива”.
Конкурста катнашу өчен www.azbukainterneta.ru/konkurs сайтында эшең турында номинациягә туры килгән эссе һәм фоторәсем җибәреп, гариза бирергә кирәк булачак.
Конкурска эшләр 2018 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International