Ана капиталы акчасын – ай саен

2018 елның 7 декабре, җомга

Районда яши торган җиде гаиләгә ай саен Ана капиталыннан тиешле сумма түләнеп бара.

Ярдәмгә мохтаҗ булган аз керемле гаиләләрдә 2018 елның 1 гыйнварыннан икенче бала туса яки мондый гаиләләр икенче баланы тәрбиягә алсалар, аларга ай саен акча түләнә. Мохтаҗ гаиләләргә кемнәр керә? Бер гаилә әгъзасына, икенче баланы да кертеп, соңгы 12 айда алынган керем яши торган урында билгеләнгән яшәү минимумыннан 1,5кә ким булса, мондый гаиләләргә айлык түләүләр каралган. Татарстан Республикасында эшли торган кешеләр өчен 1,5 күләмендәге яшәү минимумы 13713 сум тәшкил итә. Ана капиталыннан ай саен түләнеп бара торган акчаның күләме республикада балалар өчен каралган яшәү минимумы күләменә тиң. Әйтик, Татарстан Республикасында мондый түләүләр 8490 сум тәшкил итә.
Ана капиталыннан ай саен түләнеп бара торган акчаны алу өчен бала туганнан соң (тәрбиягә алганнан соң) 1,5 ел дәвамында мөрәҗәгать итәргә була. Ана капиталы турындагы дәүләт сертификатын айлык түләүләр турындагы гариза белән бергә тапшырырга була.
Айлык түләүләр бирелә:
– бала туганнан соң (тәрбиягә алганнан соң) гаилә 6 айдан да соңга калмый мөрәҗәгать итсә;
– әгәр гаилә айлык түләүләрне билгеләтү өчен 6 айдан соң мөрәҗәгать итсә, акча шул көннән башлап түләнә башлый.
Айлык түләүләрне билгеләтү турындагы гаризаны яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлык хезмәте яки Россия Пенсия фонды сайты аша тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International