Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Раштуа колядкалары

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Билгеле булганча, Раштуада колядка җырлау – бәйрәмнең иң күңелле һәм кызыклы йолаларының берсе. Раштуа колядкаларының авторы юк, алар, гадәттә, әдәби яктан бик үк камил дә түгел, әмма яхшылык, ихласлык һәм мәгънәви төзелеш ягыннан алар искиткәрлек! Русьтә гасырлар буена бик күп рус гореф-гадәтләре һәм йолалары формалашкан, әмма яшь буынның өлкәннәр тәҗрибәсен кабул итеп алуы аеруча күңелле.

Менә бүген дә, 2019 елның 17 нче гыйнварында, “Колосок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләренең тәрбиячеләре белән бергәләп Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортына килделәр. Һәрвакыттагыча балалар социаль хезмәт алучыларны үзләренең җырлары, шигырьләре, дәртле биюләре белән сөендерделәр, кашыклар белән уйнап күрсәттеләр, ә чыгышларының иң югары ноктасы Раштуа колядкалары булды. Балалар өлкәннәрне куандырдылар, һәркем бәйрәмнән күтәренке кәеф, яхшы тәэсирләр алды.

Кечкенә артистлар үзләре дә күчтәнәчсез калмады. Интернат-йорт хезмәткәрләре нәниләр өчен дә беленнәр, бәлешләр һәм татлы сыйлар әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International