Туризм актив үсә

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Район башлыгы Камил Нугаев мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Комитеты коллегиясендә Болгар музей-тыюлыгы эшчәнлеге турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, борынгы Болгарны яңарту Спас районы товар әйләнешен 1,6 миллиард сумга җиткерергә мөмкинлек биргән. Территория үсешенә кертелгән инвестицияләр күләме 15,4 миллиард сумнан артып киткән, туристлар агымы 18 тапкырга артып, 2018 елда 540 мең кеше тәшкил иткән.
Район башлыгы кайбер башка күрсәткечләрне дә китереп үтте. Мәсәлән, район буенча тулай территориаль продукт, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту буенча республика Фонды барлыкка килгән һәм “Мәдәни мирас – утрау-шәһәр Свияжск һәм борынгы Болгар” комплекслы проекты эшләнгән 2010 ел белән чагыштырганда, 2,3 тапкырга артып, 2018 ел бәясе буенча 5,1 миллиард сум тәшкил итә. Ваклап товар сату әйләнеше дә икеләтә арткан.
Музей-тыюлыкның сувенирлар һәм басма продукцияне сату, экскурсияләр үткәрүдән алынган кереме сигез ел эчендә 2 миллион сумнан 27 миллион сумга җиткән. Соңгы елларда район бюджетында да керемнәрнең үсеше сизелә.

Болгардагы үзгәрешләр дә күзгә ташлана торган: шәһәрдә 19,2 километр юлга асфальт җәелде, 67,6 мең квадрат метр торак, шул исәптән тыюлык территориясеннән күчә торган кешеләр өчен 107 яңа йорт төзелеп файдалануга кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International