Азык-төлек белән агулануларны кисәтү өчен

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Белем бирү учреждениеләрендә йогышлы авырулар килеп чыгу һәм таралу, азык-төлек продуктлары белән агулану очракларын кисәтү, санитария-эпидемиология тотрыклылыгын тәэмин итү максатында, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге һәм кулланучылар хокукын һәм кешеләр иминлеген яклау тармагына күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт идарәсенең Татарстан Республикасы Чистай территориаль бүлеге белән берлектә чаралар үткәрде.

Әйтик, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, аның урынбасары Елена Солодянкина, методист Светлана Никитина һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең шәфкать туташларыннан торган махсус комиссия вәзгыятьне өйрәнү һәм балаларны ашатуны оештыруда методик ярдәм күрсәтү өчен балалар бакчаларында булды. Әлбәттә инде, тикшерүләр барышында балаларны тукландыруны оештырганда санитария-эпидемиология таләпләренең ничек үтәлүенә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең эш режимына, биредә шартларның ничек булдырылуына һәм башка нәрсәләргә зур игътибар бирелде. Тикшерүләр барышында кайбер кимчелекләр дә табылды. Аларны озакка сузмыйча бетерергә кирәк.
Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, аш-су әзерләүчеләр, шәфкать туташлары өчен өйрәтү семинары үткәрелде. Семинарда катнашучылар алдында кулланучылар хокукын һәм кешеләр иминлеген яклау тармагына күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт идарәсенең Татарстан Республикасы Чистай территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Наталья Егорова, әйдәүче белгеч-эксперт Ольга Герасимова чыгыш ясады. Алар балаларны ашатуны оештыру, су режимы, биналарның хәзерге хәле һәм аларны тоту, савыт-сабаны, азык-төлек блогындагы кирәкле әйберләрне юу, азык-төлек продуктларын, кулинария ризыкларын саклау, куллану һәм сату буенча куелган таләпләр белән таныштырдылар. Әлбәттә инде, санитария-эпидемиология хәленең һәрвакыт игътибар уңында булырга тиешлегенә дә басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International