Көн нәтиҗәләре

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Спас муниципаль районы башлыгы К. А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде

Узган атнага йомгак ясалды, агымдагы мәсьәләләрне карадылар, якын киләчәккә чаралар планы белән таныштылар.

Соңыннан Камил Әсгат улы "Универмаг" бинасын капиталь ремонтлау барышын карап чыкты»

Эш планы белән танышты һәм объектны тапшыру сроклары турында фикер алышты.

Спас муниципаль районы башлыгы К. А. Нугаев авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә уздырды

Киңәшмәдә узган атна нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре буенча фикер алыштылар һәм алдагы чорга эш планы төзеделәр. Спас районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Р. Н.Гыйматдинова һәм А. А. Некрасовны юбилее белән котладылар.

Ржавец авылы территориясендә урнашкан «Болгар» балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә 2-нче лагерь сменасын ачу тантанасы узды

Лагерьда 150 кеше ял итә. Ачылу тантанасында Спас муниципаль районы башлыгы К. А.Нугаев, Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е. А. Афоньшина, Спас муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе А. Н. Вәлиәхмәтов катнашты. Барлык катнашучылар да котлаулар һәм яхшы ялга теләкләр белән чыгыш ясадылар.

Татар Такталы авылында «Нурлыхак " чишмәсен ачу тантанасы булды»​

Ачылу тантанасында Спас муниципаль районы башлыгы К.А. Нугаев, Аграмак авыл җирлеге башлыгы Р. Т. Галәветдинова, башка җирле үзидарә органнары вәкилләре, җирле халык һәм кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International