Безнең район вәкилләре Аксубай районында узган чуаш мәдәниятының “Уяв” республика бәйрәмендә катнаштылар.
Зур милли бәйрәмдә үзләренең иҗатлары белән тамашачыларны Болгарның “Сеспель” һәм Иж-Борискиноның “Мерчен” ансамбльләре (җитәкчеләре Валентина Якличева, Татьяна Аптрейкина), рәссам Валериан Киргизин, Любовь Абрамова, Аграмактан Людмила Гыймалдинова һәм район чуаш мәдәниятенең башка вәкилләре сөендерде.