Борынгы Болгарда “Бөек Болгар” фестивале уза

2019 елның 10 августы, шимбә

​​​​​​​Борынгы Болгарда инде алтынчы ел рәттән уздырыла торган урта гасырлар сугышы халыкара фестиваленә Россиянең төрле төбәкләре, чит илләрдән һәм, билгеле инде, Татарстанның төрле якларыннан халык җыелды.

Фестиваль елдан-ел халык аррасында зуррак популярлык казана бара. Катаншучылар саны да ел саен арта. Фестивальне ачып җибәрү тантанасында Бөек Болгарга җыелган кунакларны район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе, “Тарихка сәяхәт” туристлык агентлыгы генераль директоры Алексей Кокурин, Болгар музей-тыюлыгы директоры Фәргат Мөхәммәтов сәламләде.  

Алар халыкны шушы зур вакыйга белән котлап, орышта катнашучылар җиңүләр һәм уңышлар, ә тамашачыларга тирән тарихи тамырлары булган борынгы җиребездә күңелле ял итүләрен теләделәр.

Аннары исә махсус ясалган урында орышлар башланып китте. Тамашачыларга аеруча атта орышлар, борынгы киемнәр кигән җайдакларның үз осталыкларын күрсәтүе ошады.

Фестивальдә төрле ярминкәләр, тарихи, гаилә белән ял итү өчен мәйданчыклар эшли, урта гасырлар һөнәрләре, борынгы биюләр, уктан, арбалеттан ату буенча мастер-класслар үткәрелә. Ә күпсанлы артистлар исә тамашачыларны дәртле музыка белән хозурландыра. Шулай итеп, монда һәр кеше күңеленә якын тамаша һәм шөгыль таба ала. Иң мөһиме – халыкка урта гасырлар белән якыннанрак танышу мөмкинлеге бирелгән. Кичен исә барысын да утлы тамаша -  файер-шоу көтә.

Фестиваль якшәмбе көн дә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International