Спас районына яңа җитәкче сайланды

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Чәршәмбе көнне район Советының чираттан тыш утырышы булды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе баш киңәшчесе Фәрит Нугаев, архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Илфат Сөнгатуллин, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары, предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре, дини конфессияләр, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Көн тәртибенә беренче булып район башлыгы һәм район Советы депутаты Камил Нугаевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә куелды. Ул депутатларга Спас муниципаль районы уставының 1нче пунктындагы 2 пункт астының 40нчы маддәсе нигезендә үз теләге буенча оставкага җибәрүләрен, район башлыгы һәм район Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуларын үтенеп мөрәҗәгать итте. Район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев депутатлар корпусы, район Советы һәм башкарма комитет аппараты исеменнән Камил Әсгат улына актив депутат эшчәнлеге, башлык вазыйфасында нәтиҗәле эшләгәне өчен рәхмәт әйтте һәм аңа киләчәктә дә зур уңышларга ирешүен теләде.

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай ук Камил Нугаевка районны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт әйтте, ТР Дәүләт Советы депутаты буларак яңа эштә уңышлар теләде һәм республика Президенты исеменнән “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орденының медален тапшырды. Ул шулай ук район башлыгы вазифасына Болгар музей-тыюлыгы директоры Фәргат Мөхәммәтов кандидатурасын карарга тәкъдим кертте.

Җавап сүзе итеп, Камил Нугаев залда җыелган депутатлар исеменнән үзенә ышаныч белдереп, 25 ел дәвамында бергә эшләгән барлык Спас районы халкына рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук район һәм Татарстанны үстерү буенча бергә эшләгән республика җитәкчеләренә дә рәхмәт әйтте һәм Куралово авыл җирлеге депутаты Фәргат Мөхәммәтовның кандидатурасын хуплауларын үтенде.

Иске Рәҗәп авыл җирлеге депутаты Дамир Хәмидуллин районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен Камил Нугаевка “Спас муниципаль районының мактаулы гражданины” исемен бирү турында тәкъдим кертте һәм район башлыгы вазифасына күрсәтелгән кандидатураны хуплады.

Шуннан соң депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән Фәргат Мөхәммәтовны район башлыгы итеп сайладылар, аңа зур уңышлар теләделәр.

Сессиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Фәргат Вагыйз улы үзенә ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте, якын киләчәккә булган планнары белән таныштырды.

Утырыш азагында депутатлар Камил Нугаевка “Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының мактаулы гражданины” дигән мактаулы исемне бирү турында бердәм карар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International