Борынгы Болгарга кунаклар килде

2019 елның 4 октябре, җомга

Кичә борынгы Болгарга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов һәм башка затлардан торган рәсми делегация килде.
Югары кунакларны Болгар җирендә район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов каршылады. Традиция буенча, алар ипи-тоз һәм чәк-чәктән авыз иттеләр.
Делегация визиты Болгар Ислам академиясеннән башланып китте. Кунаклар аудиторияләрдә, китапханәдә булдылар, студентлар яши торган бүлмәләрне карап чыктылар, академия укытучылары һәм анда белем алучылар белән аралаштылар. Монда алар шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очраштылар.
Аннары кунаклар Ак мәчет, борынгы шәһәрнең архитектура һәйкәлләре, Болгар цивилизациясе музее экспозицияләре, Истәлек билгесе белән таныштылар. Бу сәяхәт кунакларда зур тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International