“Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз” дигән парламент дәресе

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 10-15 февралендә Спас муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз»дигән темага Парламент дәресләре уза. Мәктәп дәресләренә Спас муниципаль районы депутатлары чакырылган.

2020 елның 13 февралендә 11 нче сыйныфта Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының “2 нче Болгар урта мәктәбендә “Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз” темасына парламент дәресе Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Вәгыйз улы Мөхәммәтов булып китте. Укытучылар Э.М. Четанова һәм Ю. Г. Муллинова әзерләгән дәрес барышында укучылар республикабызның мәгариф тарихы һәм 100 ел дәвамында ирешкән уңышлары белән таныштылар. Дәрес барышында укучыларның чыгышлары булды, дәрестә катнашучыларның барысы да актив катнашты. Дәрес ахырында Фәргать Вәгыйзь улы үз чыгышында районыбызның Татарстан Республикасын үстерүгә керткән өлеше турында сөйләде, укучыларга укуда уңышлар һәм алдагы имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде.

 

Мәгариф бүлеге методисты В.Г.Егоров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International