Шулай итеп, «Антошка» балалар бакчасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән мәдәни – танып-белү чарасы үткәрелде. Чара башында балалар Татарстан шәһәрләре һәм анда яшәүче милләтләр турында мәгълүмати видеоролик карадылар. Шулай ук балалар ТАССР символикасы - герб, флаг, тарих фактлары белән таныштылар. Теманы ныгыту өчен китапханәче викторина үткәрде, анда балалар зур кызыксыну белән катнаштылар.