ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

Үткән атнада районда берничә янгын очрагы теркәлде.

Бугровка авылы эшмәкәренең унике метрлы тимер вагоны бөтенләй янып бетә. Янгын сүндерүчеләр сүзенә караганда, ут төтен чыга торган торбаның төзек булмавы аркасында килеп чыга.  Торбадан очкыннар шундагы әйберләргә төшә һәм яна башлый. Янгын сүндерүчеләр шул тирәдәге йортны саклап калалар. Ут  йөз меңлек зыян китерә.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы изге Болгар жиены чарасын уткэрер өчен әзерлек буенча киңәшмә үткәрде.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.

Тармак технологияләре техникумы студенты Тимур Саянов хәзерге вакытта өченче курсны тәмамлый. Ул автомобиль транспортын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча слесарь белгечлеге ала.

“Уылдык” операциясе кысаларында, хокук саклау органы хезмәткәрләре  браконьерлык белән шөгыльләнгән өч кешене тотты.

Моннан 130 ел элек, 1887 елның  ноябрендә, барон Павел Гаврилович Черкасовка Казан губернасы Спас өязе Полянка авылында  Петр Лихачевлар утарында булырга туры килә.

Көннәрнең коры һәм кояшлы торуы нәтиҗәсендә басуларда эш темплары сизелерлек артты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International