ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

1 июльдән 2018 елның беренче ярты елына “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасына вакытыннан алда язылу башлана.

Кайберәүләр агымдагы елның икенче ярты еллыгына әле күптән түгел генә язылгандыр, инде менә чираттагы язылу кампаниясенә старт бирелде. Димәк, киләчәк турында бүгеннән кайгыртырга кирәк. 1 сентябрьгә кадәр язылып калырга тырышыгыз, чөнки вакытыннан алда язылу кампаниясе барышында бәяләр арзанрак булачак. Район газетасына почта аша язылганда 614 сум 44 тиен (физик затлар) һәм 706 сум 44 тиен (юридик затлар) түләргә туры киләчәк. Альтернатив язылу хезмәтеннән файдаланганда нибары 420 сумга гына төшәчәк. Ашыгыгыз, чөнки бәяләр артырга мөмкин.

2017 елның 27 июнендә 08-30 "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Назип улы Хәйруллин кабул итәчәк.

Язылу буенча телефон: 30-9-53

Быел “Болгар – туган тел” форумы дүртенче тапкыр уздырыла. Узган елларны палаткалы лагерь бер смена кысаларында үз эшен алып барса, быел исә, ике смена оештырылды. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да 2400 бала җыелган. Бер атна дәверендә алар Болгарның Ак мәчете каршында урнаштырылган палатка шәһәрчегендә татар телен, милләтен, тарихын өйрәнде. Аларга кунакка танылган шәхесләр, КФУның алдынгы педагоглары килде.

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.

Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев, ел саен уздырыла торган "Сабантуй” милли бәйрәмен  оештыру һәм үткәрү буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә чараның программасы, аның составы, чакырылган кунаклар буенча сораулары каралды.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.

Спас районы халкы Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел тулуга багышланган чараларда катнашты.

Шәһәрнең үзәк мәйданында “Хәтер шәме: 22 июнь” акциясе үткәрелде.

 

Бу чара Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” федераль партия проекты һәм гомумреспублика мемориаль акциясе кысаларында уздырыла. Аны әзерләүдә мәдәният хезмәткәрләре, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге, “Яшь гвардия” берләшмәсе вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International