ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2017 ел
чәршәмбе

Урта Йорткүл авылы үзешчәне Сарыйм Насыйбуллин Александр Данилов исемендәге “Теренгульские переливы” VIII регионара баянчылар, аккордеончылар, гармунчылар конкурсында III дәрәҗә лауреат исемен алды.

Өчкүл урта мәктәбе бакчасында яшелчәләр өлгереп килә.

Шунысы гаҗәп, быел помидорлар кыярга караганда да иртәрәк өлгерә. Ни өчен дигәндә, яшелчәләрнең күбесе узган елның көзендә бакчага куелган теплицада үсә. Шуңа күрә, кыярга, помидорга, башка культураларга һава торышының начар булуы да артык тәэсир итми. Озакламый мәктәп ашханәсенә кыш буена җитәрлек итеп төрле салатлар әзерләргә, кыяр-помидор тозларга керешәчәкләр.

 

Екатериновкадан Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгы районда иң зурлардан гына түгел, ә уңышлы үсә торган хуҗалык та. Савым сыерлары гына да биредә 190 баш, мөгезле яшь терлекләр дә аз түгел – 300 баштан артып китә. Бу кадәрле терлекләрне тук кышлату өчен бик күп азык кирәк, шуңа күрә  хуҗалыкта терлек азыгы әзерләүгә бик җаваплы карыйлар.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы,  Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән “Татарстан Республикасы иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм Бөтенроссия “Җиңү волонтерлары”иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлеге «Мәңгегә Россия гражданины» республика проекты кысаларында ачык смотр-конкурс (моннан соң конкурс) үткәрә.

Болгар ислам академиясенең учредительләр Советы утырышы булды. Көн тәртибендәге төп сораулар булып Академиянең Президентын һәм ректорын билгеләү, Уставка үзгәрешләр кертү торды.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International