ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2017 ел
дүшәмбе

Алабугада үткән Бөтенроссия Спас ярминкәсендә Болгар музей-тыюлык осталары “Болгар шәһәре – осталар шәһәре” дигән программа белән катнаштылар.

Татарстан Республикасыннан ел саен берничә дистә бала Халыкара “Артек” балалар лагерында ял итә.

Киләсе чәршәмбедә, 16 августта, район Советының чираттагы утырышы була.

Тукай авылы чатыннан Болгарга бара торган юлда ремонт эшләре тәмамланып килә. Аны “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте  коллективы башкара.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

Беренче урта мәктәпнең унынчы класс укучысы Юлия Баскакова Бөтенроссия балалар космос фестивалендә булып кайтты. Фестивальдә катнашучылар дөньякүләм дәрәҗәдәге әһәмиятле вакыйга –  идарә ителә торган  “Союз-МС” космик корабле белән “Союз” ракетасының космоска очуын карадылар.

 

Үткән ял көннәрендә Борынгы Болгарда моннан күп гасырлар элек булган сугыш күренешләре кабат яңарган кебек булды. Болгарда  халыкара “Бөек Болгар – 2017” урта гасырлар сугышы фестивале  үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International