ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 27-28 октябрь көннәрендә “2014-2020 елларга “Татарстан Республикасы авыл яшьләре” озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы үткәрә.

Мария Мошкова, Полянка урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы:

 

– Мин үзем балачактан ук укытучы булырга хыялландым. Башкача булуы да мөмкин түгелдер, чөнки якыннарымның күпчелеге укытучы булып эшли. Мәсәлән, дәү әнием Евдокия Константиновна Левушкина гомере буе мәктәптә эшләде. Аның кызы, минем апам Ольга Владимировна да әнисе эшен дәвам итте. Әтием белән дәү әтием дә мәктәптә технология укытучысы булып эшләделәр. Ирем Евгений да мәктәптә укыта. Мин дә хәзер тормышымны кайчандыр үзем тәмамлаган мәктәбемнән башка күз алдына китерә алмыйм.

Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләре халыкка гриппка каршы вакцинация ясыйлар.

«Онытырга хакыбыз юк...»

Кичә Урта Йорткүл авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл ачу тантанасы булды. 

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

 

Авылда яңа һәйкәл кую турында күптән хыялланганнар. Узган гасырның сиксәненче елларында төзелгәне искерү сәбәпле, аны гел яңартып торырга туры килгән. Ә бу исә өстәмә чыгымнар дигән сүз. Узган халык җыеннарының берсендә үзара салым акчасына яңа һәйкәл төзү тәкъдиме белән чыкканнар. Бу идеяне авыл кешеләре бердәм хуплаган. Хәер, башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки сугыш җиле һәр йортка, һәр гаиләгә кагылып узган. Шуңа күрә Ватаныбызның якты киләчәге хакына башларын салучыларның якты истәлеге һәркем өчен кадерле.

Бу көннәрдә район территориясендә гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үтә.

Аның кысаларында гражданнар оборона хезмәтләре гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта төрле чараларны оештыру һәм башкару буенча күнегүләр ясый. 

Мәсәлән, Өчкүл авыл җирлеге территориясендә кабул итү-эвакуация пункты, сәламәтлеге чикле балалар өчен Болгар интернат-мәктәбендә укучылар, укытучылар һәм техник персонал өчен өйрәтү эвакуациясе оештырыла.

 

Гражданнар оборонасы оештырган өйрәнүләрдә бик күп оешмалар һәм хезмәтләр катнаша .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International