ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Таләпчән остаз, талантлы укытучы, актив җәмәгать эшлеклесе – Спас тармак технологияләре техникумының махсус фәннәр укытучысы Юлия Маркарян турында әнә шулай диләр. Аның бу уку йортында эшли башлавына егерме биш ел тулган.

“Поликлиникада минем элекке эш урыны буенча алган китапчык рәвешендәге полисымны искергән, диделәр. Аны яңасына кайчанрак алыштырырга кирәк?“

– Иске полисларның гамәлдән чыгу вакытлары төгәл билгеләнмәүгә  һәм мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә алар кулланылышта булуга да карамастан, яңа  полисны якын көннәрдә алырга тырышырга кирәк. Моның өчен иминият медицина компаниясен сайлап алыгыз һәм анда яңа үрнәктәге полисны рәсмиләштерегез. Ул хәзер тагын да җайлырак формада – пластик карта рәвешендә бирелә башлады.

10 ноябрьдә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Җәмәгать тәртибен саклау хезмәтенең тарихы ХYIII гасырга барып тоташа. Бу хезмәт 1715 елда Петр I Указы нигезендә булдырыла һәм ул полиция дип атала, икенче төрле әйткәндә, “дәүләт белән идарә” итүне аңлата. Еллар дәвамында исеме берничә тапкыр үзгәртелсә дә, бу хезмәтнең төп бурычы кешеләр тынычлыгы һәм иминлеген тәэмин итүдән гыйбарәт. Отставкадагы милиция майоры Рәфыйк Җәләетдинов та гомеренең күп елларын әнә шуңа багышлаган.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Бу сүзләр чәршәмбе көнне район Мәдәният йорты сәхнәсендә узган концертка эпиграф булып яңгырый ала. Чара Халыклар бердәмлеге көненә һәм Изге Ана Казан иконасы бәйрәменә багышланды.

Лидия КОСТРУЛЕВА

 

Изге Авраамий чиркәве хезмәткәрләре оештырган чираттагы бәйрәм концертында җирле үзешчәннәр дә, килгән кунаклар да катнашты. Программаны Түбән Каманың концерт-иҗат үзәге режиссер-куючысы Ольга Вәлиуллина алып барды. Спас районы халкы аны моңлы җырлары, ачык йөзле булуы өчен күптән үз итте инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International