Партнерлык (ислам) финанслары турында мәгълүматлылыкны бәяләү максатларында Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләре һәм халкы арасында социологик сораштырулар үткәрелә

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Хөрмәтле Спас районы халкы!

«Россия Федерациясенең аерым субъектларында партнерлык финанслау буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салуны билгеләү буенча эксперимент үткәрү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 04 августындагы 417-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы партнерлык (ислам) финанслау буенча экспериментны гамәлгә ашыру өчен пилот субъектлар санына керде.

Партнерлык (ислам) финанслары турында мәгълүматлылыкны бәяләү максатыннан Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләре һәм халкы арасында социологик сораштырулар үткәрелә.

Социологик тикшеренүләр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халыкны һәм бизнес вәкилләрен сораштыру» бүлегендә, агымдагы елның 22 апреленнән 7 маена кадәр тиешле рубрикада онлайн сораштырулар үткәрү юлы белән башкарыла.

Предприятие җитәкчеләре өчен сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/anketirovanie-na-temu-spros-na-partnerskie.htm

Халык өчен сораштыру сылтамасы: https://mert.tatarstan.ru/anketirovanie-na-temu-spros-na-partnerskie-7155269.htm

Сезне сораштыруда катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International