Спас районы Лисичанск һәм Рубежное шәhәрләренә гуманитар ярдәм җибәрде.

2024 елның 3 мае, җомга

Спас районы Лисичанск һәм Рубежное шәhәрләренә гуманитар ярдәм җибәрде.

Бу миссиянең төп максаты ремонт ясалган социаль учреждениеләрне җиһазландыру булды. Ярдәмне Зәй һәм Спас районнары башлыклары Разиф Кәримов һәм Фәргать Мөхәммәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшләре белән идарә итүче Андрей Губанов һәм «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»нең Татарстан бүлеге командасы озата бара.

Әлеге хәйрия проекты кысаларында Спас районы 1,5 миллион сумлык җиһазлар җибәргән, Мамадыш районы 3 тонна су, 7 тонна бәрәңге һәм көнкүреш химиясе җибәргән, ә Менделеевск районы шәхси гигиена чаралары, кием, су, ярма һәм көнкүреш химиясе биргән, аларның гомуми авырлыгы 5 тонна тәшкил иткән. Моннан тыш, «Россия җаны» волонтерлык хәрәкәте активистлары һәм нигез салучы Юлия Хәкимова 3,6 тонна су тапшырды.

«Нэфис Косметикс» компаниясеннән көнкүреш химиясе белән өч фура конвой составында җибәрелә. Бу хәйрия проектына РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис»фондын оештыручы Ирек Богуславский ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International