Безнең символлар – икенче турда

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчалар өчен тәкъдим ителгән Казан символлары икенче турга үтте.

Исегезгә төшерәбез, Россия Үзәк банкы оештырган бу конкурста катнашу өчен республикабыз мәркәзе Казанның өч символы – Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете һәм Казан Федераль университетының төп бинасы тәкъдим ителгән иде. Он-лайн тавыш бирү нәтиҗәсендә, өч объект та икенче этапка чыга алдылар, үз тавышларын биргән кешеләр моның белән горурлана ала.

Бүгенге көннән конкурсның икенче этабы башланып китә, ул 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Сайлауны сораштыру юлы белән, гражданнарның кәгазь акчаларда төшерәләчәк шәһәрләр һәм аларның символлары турында фикерен өйрәнү буенча Бөтенроссия “Общественное мнение” фонды үткәрә. Сораштыру нәтиҗәләре буенча 10 шәһәр/территория һәм аларга караган 20 символдан (һәр шәһәр яки территориягә икешәр символ) торган исемлек төзеләчәк.

Сораштыру телдән үткәрелә, аның нәтиҗәләре анкетага кертелә. Анда катнашу – Казан символлары өчен тавыш бирү мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International