Эзләнүчеләр эшкә җыелды

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Районда бу көннәрдә Гражданнар сугышы корбаннарын искә алалар.

Республиканың Әлки, Алексеевск, Лаеш районнарыннан сигез эзләнү отряды, шул исәптән безнең “Болгар”дан, Казаннан ике отряд һәм Ульяновск өлкәсе авыл хуҗалыгы академиясеннән килгән бер эзләнү отряды Әҗмәр авылы тирәсендә эшли. Биредә узган ел Гражданнар сугышында һәлак булуган солдатларның сөякләре табылды һәм кадерләп җиргә иңдерелде. Бу урында махсус һәйкәл дә куелган.

– Өченче тапкыр уздырылучы әлеге вахтада 50гә якын кеше катнаша, – ди “Болгар” отряды җитәкчесе Борис Андреянов.  – Без инде берничә солдатның сөяген таптык һәм казып чыгардык...

Вахтаны Татарстан Республикасының “Ватан” берләшмәсе оештырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International