Иске йортларны яңалары алыштыра

2017 елның 10 марты, җомга

Иске йортларны яңалары алыштыра

Шәһәрдәге үзәк урамнарның берсе булган Вахитов урамында ике яңа йорт төзелә башлады. Заманча йортлар тузган торактан күчерү программасы буенча бер-берсеннән ерак түгел, иске агач йортлар урынында төзелә.
Төзелешнең подрядчысы – “Строй-комплект” ҖЧҖ фирмасы, эшләрне Арча һәм Нократ Аланыннан килгән эшчеләр башкара.
Мәсәлән, 36 фатирлы  йортта инде икенче катны күтәргәннәр, хәзер эчтәге диварларны ясыйлар. Шул ук вакытта пластик тәрәзәләр дә куела. Янәшәдә төзелә торган унике фатирлы йортта да шактый эшләр башкарылган.
 
Участокларның производство-хуҗалык эшләре җитәкчесе Рөстәм Сабирҗанов сүзләренә караганда, кирәкле барлык  төзелеш материалларын вакытында китереп торалар. Бу исә инде апрель башында ук 36 фатирлы йортның өченче каты төзелеп бетәр дип ышанырга мөмкинлек бирә.
 
Шул ук төзелеш оешмасы эшчеләре шәһәрнең тагын бер объектын – Пионер урамындагы торак йортны да эшлиләр. Монда 35 гаилә күченергә тиеш, хәзерге вакытта түбә  ябу  эшләре бара.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International