Минтимер Шәймиев Болгарда күчмә киңәшмә уздырды

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда күчмә киңәшмә уздырды.

Анда “Яңарыш” фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев катнашты.

Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, Болгар ислам академиясе төзелеше расланган график буенча югары темплар белән бара.

Объекттагы эшләрнең барышы турында “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов һәм “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов сөйләде.

Хәзерге вакытта биналарда эчке бизәү эшләре бара. Шулай ук территорияне төзекләндерү буенча әзерлек эшләре уздырыла.

Киңәшмәдә Болгар ислам академисе белән Ак мәчет арасында җиләк-җимеш бакчасы булдыру һәм академия территориясендә агачлар утырту һәм Ак мәчеткә кадәр җәяүлеләр сукмагы булдыру турында сүз барды.

“Безгә ошады. Кимчелекләр юк. Безнең омтылыш – академияне быел, яңа уку елына тапшыру. 1 сентябрьгә тапшырабыз – шик юк. Академия булачак, ул бар инде, комплексның төзелеше турында әйтәм”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев төзелешне караганнан соң.

Киңәшмә “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше мәйданчыгында дәвам итте.

Леонид Анисимов белдергәнчә, хәзерге вакытта комплексның барлык биналарында эчке инженер челтәрләрен монтажлау бара.

Төзүчеләр кунакханә бүлмәләренең эчке бизәү эшләрен башкаралар. Дизайн “Архитектор Хәкимовлар остаханәсе” ҖЧҖ генераль директоры Анна Хәкимова һәм “Санлайт” ҖЧҖ генераль директоры Ирина Шумова тарафыннан тәкъдим ителгән.

ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм киңәшмәдә катнашучылар “Кол Гали” кунакханәсенең SPA-комплексын җиһазлау буенча фикер алыштылар.


ТР Президенты матбугат хезмәте

http://tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International