Ана капиталы - гамәлдә

2017 елның 17 марты, җомга

Ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле, безнең районның меңнән артык гаиләсе Ана капиталы сертификаты алды. Быел аның күләме 453026 сум тәшкил итә.

Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме буларак бирелә торган беренче сертификат Пенсия фонды тарафыннан 2007 елның 13 мартында тапшырылды. Ана капиталы акчасыннан дүрт тапкыр берәр тапкыр: 2009 һәм 2010 елларда – 12 мең сум, 2015 елда – 20 мең сум һәм 2016 елда 25 мең сум акча бирелде. Башта Ана капиталын өч юнәлештә: торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга һәм әниләрнең булачак пенсиясен формалаштыруга тотып була иде. Узган ел тагын бер юнәлеш өстәлде – хәзер капитал акчасын инвалид балаларны җәмгыятьтә социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү өчен тотарга мөмкин.

 

Ана капиталына бирелгән акчаны күбесенчә торак шартларын яхшырту өчен файдаланалар: районның 829 гаиләсе нәкъ шулай эшләде. Аларның 567се торак кредитларын тулысынча яки бер өлешен түләп бетерделәр. Тагын 262 гаилә торак шартларын кредит алмыйча гына яхшыртты.

 

Балаларны Ана капиталы исәбенә бакчага йөртү өчен 128 гариза алынды. Ананың булачак пенсиясен формалаштыру һәм инвалид балаларга социаль адаптация үткәрүгә әлегә гаризалар юк.

 

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, программа тагын ике ел гамәлдә булачак. Ана капиталын алу өчен бала 2018 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган булырга тиеш. Элеккечә үк, сертификат һәм акчаны алу срогы чикләнмәгән.

 

Моннан тыш, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, сертификат буенча акча алу срогы кыскартылды: хәзер Ана капиталын сертификат акчаларыннан файдалану турында гариза биргәч, бер ай да ун көннән соң алырга мөмкин булачак.

 

Гаризаны Пенсия фонды сайты аша тапшыру шактый вакытка экономия ясарга мөмкинлек бирәчәк.



http://www.spas-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International