Заманча дөньяны электр энергиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә “Челтәр компаниясе” кулланучыларны электр энергиясе белән ышанычлы һәм сыйфатлы тәэмин итү буенча зур эш алып бара.

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Әлеге сорау күпләрне, аеруча кешедән сөт сатып алучыларны борчый. Бу хакта бүген безгә район дәүләт ветеринария берләшмәсе табиб-серологы Наталья Исхакова аңлатма бирә.

– Мөгезле эре терлек лейкозы – дәвалап булмый торган авыру, ул 2006 елда авыл хуҗалыгы терлекләре арасындагы аеруча куркыныч авырулар исемлегенә кертелде.

 

Шуңа күрә лейкоз белән авырган яки шушы вирус инфекциясе кергән сыерлардан савып алынган сөтнең кешеләр өчен зыянлымы-юкмы булуы турында сорау  туа. Мөгезле эре терлектә һәм кешедә кан рагы (икенче төрле әйткәндә, лейкоз) төрле сәбәпләр аркасында килеп чыга. Кешеләрдә бу авыруның барлыкка килү сәбәбе әлегә кадәр билгеле түгел (гадәттә, авыру нәсел буенча күчә, экологиянең начар булуы, зыянлы гадәтләр аркасында килеп чыга дигән фикердә торалар). Шунысы билгеле – авыру бер кешедән башка кешегә күчми. Ә терлекләрдә бу авыруны нәкъ вирус китереп чыгара. Авыру терлекләрдән алынган һәм термик эшкәртү үтмәгән (кайнатылмаган яки пешерелмәгән) сөт һәм иттә канцероген сыйфатлар бар һәм, димәк, алар кеше өчен зарарлы булып санала. Медиклар үткәргән тикшерүләр буенча, вирус сарыкларга, йорт куяннарына, дуңгызларга, этләргә һәм маймылларга да күчәргә мөмкин.

 

Вирус кан лимфоцитларында урнашкан, ә бу күзәнәкләр сыерларның угызында һәм сөтендә дә була. Ул югары температураларга чыдамый, 74 градуста 18 секунд кайнатканнан яки пастеризацияләгәннән соң юкка чыга. Тик кайнатылган очракта да лейкозлы сыердан алынган сөт куркыныч булып кала. Белгечләр фикеренчә, авыру терлекләрнең сөтендә вирус эшчәнлеге калдыклары бар һәм бу онкоген матдәләр кайнатканда да юкка чыкмыйча, яман шешләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә лейкозлы сыерларның пастеризацияләнмәгән сөтеннән ясалган каймак, эремчек, майны сату тыела. Бу, беренче чиратта, шәхси хуҗалыклардан сөт һәм сөт ризыклары сатучыларга кагыла. Лейкозлы сыерлардан алынган сөтне кайнатмыйча гына яңа туган бозауларга да эчерергә ярамый.

 

Шуңа күрә авыру сыерларның сөтен эчәргә ярыймы-юкмы дигән сорауга җавап бер генә. Моны берничек тә эшләргә ярамый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International